Актанышта үзәк чыршы утларын кабыздылар
(Актаныш, 25 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Лилия Бәхтиева). Бүген Актанышта үзәк чыршысы утларын кабыздылар. Икенче ел рәттән Актанышның төп чыршысы хакимият йорты каршында урын ала. Димәк, Яңа ел чаралары да Актанышның нәкъ үзәгендә оештырылачак. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Быелгы бәйрәмгә әзерлекнең мөһим яңалыгы — биеклеге 12 метрлы чыршыны Мәскәүдән ук алып кайттылар. Заманча чыршы тулысынча ясалма, утлары да үзендә урнашкан. Район җитәкчелеге быел да халыкка кабатланмас бәйрәм мизгелләре бүләк итәргә ниятли. Чараларга Актаныштагы оешма-учреждениеләр белән беррәттән авыл җирлекләре, мәдәният коллективлары, мәктәп-бакчалар җәлеп ителгән. Хакимият йорты каршында оештырылган бүгенге бәйрәмдә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. Ул җыелган халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итеп, үзәктә барлыкка китерелгән бизәлешнең, тау-шугалакларның Искечә Яңа елга кадәр халыкны сөендерәчәген хәбәр итте. Энгель Фәттахов бәйрәм ялларында райондашларыбызны, кунакларны әлеге әкияти матурлыкны күрергә чакырды. Чыршы утлары кабынганнан соң, район башлыгы төп Яңа ел чаралары уздырылачак парклар белән танышып чыкты.