Чирмешәндә Яңа елга өй тирәләрен иң матур бизәүчеләрне бүләкләделәр
(Чирмешән, 25 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән авыл җирлеге Советы Яңа ел уңаеннан игълан иткән «Иң матур бизәлгән шәхси йорт» дип аталган бәйгегә йомгак ясады. Җиңүчеләрне Үзәк чыршы янында узган бәйрәм чарасында бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Октябрь урамындагы 4 нче йортта яшәүче Николай һәм Венера Герасимовларның йорт тирәсе иң матуры дип табылды. Алар өйләрен аллы-гөлле утлар белән бизәгәннәр, матур итеп балалар мәйданчыгы да ясаганнар. Икенче урын алган Петр һәм Любовь Андрушакевичларның йортлары (22 Партсъезд урамы, 35) каршында үсүче чыршыларга эленгән гирляндалар бөтен урамга ямь биреп тора. Ә Карл Маркс урамындагы 7нче йортта яшәүче Сергей һәм Айгөл Шалаховлар өй алларындагы чыршыларын, төсле утлардан кала, үзләре ясаган үзенчәлекле уенчыклар белән дә бизәгәннәр.