Сотников җитәкчелегендә «КАМАЗ» экипажы «Дакар-2021» раллиеның икенче этабында җиңде
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы «Дакар-2021» раллиенда рәттән икенче этапта җиңде. 457 километр озынлыктагы этапның махсус участогын Сотников экипажы 4 сәгать эчендә узды. Икенче урынны Чаллыдан тагын бер команда вәкиле — Айрат Мәрдиев яулады, ул Сотников экипажыннан 3 минут һәм 17 секундка артта калды. Икенче этап финишында «МАЗ» йөк машинасында белорус автоузышчысы Сергей Вязович өченче булды. Ул җиңүчедән 6 минут һәм 30 секундка калышты.