Англиядән һәм Төньяк Ирландиядән кайткан россиялеләр изоляциядә булачак
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Англиядән һәм Төньяк Ирландиядән Россиягә кайткан гражданнар 14 көн изоляциядә булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Англиядә һәм Төньяк Ирландиядә эпидемия вазгыяте начарлану сәбәпле, Россиянең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова карары чыгарылды. Анда Бөекбритания Берләшкән Корольлегеннән һәм Төньяк Ирландиядән Россия Федерациясе территориясенә килгән затларга килгән көннән алып 14 көн яшәү урыны буенча изоляция режимын сакларга кирәк диелә», — диде спикер. Любовь Авдонина сүзләренчә, бу илләрдән кайткан Россия кешеләренә яңа коронавирус инфекциясенә тест тапшырырга кирәк булачак. «Бу таләпләр һава судносы экипажы әгъзаларына кагылмый», — дип ачыклык кертте ул.