Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап киткән ир-ат янып үлгән
![Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап киткән ир-ат янып үлгән](https://tatar-inform.tatar/attachments/1fa9d9bb9e68e46e290b934c71109dc687c5d5f1/store/fill/780/440/257359027188d3b8b97c1f6e0906599f15b426c143bf30039632cc56ac31/B6B9D9E6-42DF-49CB-B05E-E6BFC6788033%5B1%5D.jpeg)
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке белән диванда йоклап киткән ир-ат янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 6.10 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына республиканың Яшел Үзән районы Норлат авылында йорт януы турында хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр йорт эчендә төтен булуын, әмма ялкынланып яну булмавын ачыклаган. Алар йорт эчен тикшергәч, диванда ир-ат мәетен тапкан. Аның шәхесен ачыклыйлар. Янгын 2 кв.метрга зыян китергән. Беренчел фаразлар буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан.