Миңнеханов Инстаграмында Шүрәле һәм Былтыр белән шаян фото куйган
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмында кышкы каникулларда тазарып өлгергән Шүрәле һәм Былтырның шаян фотосын куйган. «Тиздән яллар тәмамлана. Эшкә чыгарга һәм мәктәпләргә барырга сез әзерме?», — дип мөрәҗәгать итә республика Президенты Инстаграм кулланучыларына. Комментарийларда татарстанлылар «Шүрәлене күргәч, каникулларда үземнең дә түгәрәкләнгәнемне сиздем», «эшкә чыгарга әзер», «мин тазармадым, хоккей уйнадым», дип фикерләре белән уртаклаша.