Казан юлларында ун баллы бөкеләр хасил булды
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Буран аркасында, Татарстан башкаласы юлларында бөкеләр барлыкка килде.
«Яндекс.Пробки» сервисы белешмәсе буенча, юлларда бөкеләр ун балл тәшкил итә. Бүген Казанда булган көчле буран шундый нәтиҗәләр китереп чыгарган.
Хәзерге вакытта иң катлаулы хәл шәһәр үзәгендә. Сервис фаразлары буенча, бөкеләр кичке сигезгә генә дүрт баллга кими.