Һава торышы начар булганга Татарстан юллары автобус һәм йөк машиналары өчен ябыла
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Һава торышы начар булу сәбәпле, Татарстан трассаларын автобуслар һәм йөк машиналары өчен ябалар. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Синоптиклар фаразы буенча, 14 һәм 15 гыйнварда республикада көчле кар, буран көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин, ә җил секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Һава шартлары начар булу сәбәпле, 14.00 сәгатьтән Татарстан юлларында шәһәрара автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнде, ә 16.00 сәгатьтән йөк машиналарына чикләү кертелә. Хәрәкәт Мәскәү — Казан — Уфа, Казан — Оренбург трассаларында һәм Казахстан чигенә кадәр, Йошкар-Ола — Яшел Үзән һәм Казан — Ульяновск трассаларында ябыла. Хәзерге вакытта республика юлларында 175 берәмлек махсус техника чистарту эшләре алып бара. Татарстан ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрдән бик кирәк булмаганда торак пунктлардан читтә чыкмаска, ә юлда штаттан тыш хәлләр булган очракта (843) 533 38 88 телефоны аша мөрәҗәгать итүне сорый.