Спас районында тәрбиячеләр арасында иҗади ярыш башланды
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Спас районында «Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы башланды. Беренче көнне шәһәр балалар бакчасыннан дүрт тәрбиячесе башка төркемнәрдән балалар белән дәресләр үткәрде. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза.
Тәрбиячеләр уен, җыр һәм бию тәкъдим итте, төрле ысуллар һәм алымнар күрсәтте, алар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әкият геройларын искә төшерергә ярдәм итте. Шулай ук балалар, педагоглар белән бергәләп, рәсемнәр буенча әкият иҗат иттеләр, татарча сөйләшергә өйрәнделәр, клей һәм тоз ярдәмендә кышкы агач ясадылар.
«Родничок» катнаш балалар бакчасында татар теленә өйрәтүче тәрбияче Гөлназ Рәхимова бәйгедә беренче тапкыр катнашуын һәм бераз дулкынлануын сөйләде.
«Рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү өчен кызыклы ысуллар табарга тырышам. Соңгы вакытта, мәсәлән, Дьёнеш һәм Кюизенер методикалары белән кызыксындым», — дип уртаклашты тәрбияче.
Конкурста катнашучыларны остаханәләр көтә. Җиңүчеләр соңрак билгеле булачак.