Түбән Кама табибы балаларда сулыш органнары авыруларының килеп чыгуы турында сөйләде
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада «Сулыш органнары авыруларын профилактикалау» ункөнлеге уза. Ул 20 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Балалар хастаханәсенең пульмонология бүлеге мөдире Ләлә Юнысова балаларда мондый авырулар килеп чыгу сәбәпләре һәм аларны профилактикалау ысуллары турында сөйләде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Белгеч сүзләренчә, балаларда сулыш органнары авырулары барлык йогышлы патологиянең 90 процентын тәшкил итә.
«Кискен респиратор авырулар белән авыручылар саны 3 яшькә кадәрге балалар арасында күзәтелә. Авыруны вируслар, энтеровируслар, коронавируслар, күп санлы бактерияләр, шулай ук атипик микроорганизмнар — хламидияләр, микоплазмалар, гөмбә китереп чыгара ала», — диде ул.
Ләлә Юнысова сүзләренчә, еш кына респиратор авырулар барлыкка килүгә инфекция чыганаклары белән элемтә арту ярдәм итә. Бала карауда җитешсезлекләр (рациональ булмаган туклану һәм көндәлек режим бозылу бала организмының инфекцияләргә каршы тооручанлыгын киметә) аеруча зур роль уйный. Төрле дару препаратларын, антибиотикларны рациональ кулланмау да сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый.
Баланы чыныктыруны тууга ук башларга кирәк, бу — һава ванналары, коендыру алдыннан гимнастика. Ваннадан соң баланы ваннага караганда түбәнрәк температуралы су белән коендырырга, моны 32-34 градустан башларга кирәк. Контраст душ яхшы чыныктыргыч тәэсиргә ия. Чыныктыргыч процедура балада уңай тәэсир уятырга тиеш.
«Әгәр сабыйга ошамый, ул курка икән, процедураны дәвам итәргә кирәкми», — ди табиб.