Гинцбург: Covid-19 коронавирусыннан бер компонентлы вакцина ясап булуы мөмкин
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирустан бер компонентлы вакцина эшләнүе мөмкин — бу хакта Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбург белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости. Бер компонентлы вакцинада иң мөһиме - аның озак вакытка иммунитет бирүе булсын иде. «Бер тапкыр кертелә торган вакциналар хәзер дә бар, тик менә алар организмны ничек яклаячак... Ул кимендә ике еллап сакласын иде, берничә ай гына түгел. Шуңа күрә бу бәхәсле мәсьәлә. Нигездә, бу булмастай түгел», - диде Гинцбург. Аның сүзләренә караганда, әлегә кешене берничә ел коронавирустан яклаячак бер компонентлы вакцина булдыру өчен төгәл алымнар юк. Дөньяда коронавирустан беренче вакцина Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2020 елның августында теркәлде. «Спутник V» вакцинасы Гамалея исемендәге фәнни үзәк тарафыннан эшләнде. Ул ике компоненттан тора, аларны кертү арасы 21 көн тәшкил итә. «Спутник V» препараты белән вакциналаштыру узган елның декабрендә башланды. Шулай ук прививка өчен Новосибирск «Вектор» үзәге һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтеннән «ЭпиВакКорона» вакцинасы да бар.