Түбән Камада рәссам Салават Негматовның шәхси күргәзмәсе ачыла
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 21 гыйнварда Түбән Камада Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Салават Негматовның шәхси күргәзмәсе ачыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Мин һәм минем дөньям» — Әхсән Фәтхетдинов музеенда узачак экспозиция әнә шулай атала. Күргәзмәне тантаналы ачу 15 сәгатьтә башлана. Картиналарда рәссамның штрихларны нинди төрлелек белән куллана алуын күрергә мөмкин. Төрле штрихлар: зур һәм караңгы, җиңел һәм үтә күренмәле, кайвакыт бөтенләй күренмәс яки пәрәвез җебедәй нәзек — болар барысы да Салават Изад улына тирән эчтәлекле әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Күргәзмәгә керү бушлай.