Алабугада Туган телләр елына багышланган чаралар планы турында фикер алыштылар
(Алабуга, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Шушы көннәрдә Алабуга муниципаль районы Советында узган утырышта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планы турында фикер алыштылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Очрашу район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина рәислегендә узды. Хәзер оештыру комитеты һәм төп чаралар планы раслана. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2020 елның 5 октябрендәге боерыгы белән яңа 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Сүз уңаеннан, утырышта Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкүрова хәбәр иткәнчә, районда барлыгы 106 зур чара планлаштырылган. Беренче чиратта, алар төрле милләт вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга, милли традицияләрне үстерүгә юнәлтеләчәк. Сүз уңаеннан, безнең район күп милләтле, монда иң күбе рус (51,7 процент), татар (42,6 процент), шулай ук чуваш, удмурт, мари һәм башка милләт вәкилләре яши. Бу елга багышланган чаралар Алабугада узган елның ноябрендә старт алды. Шулай итеп, ноябрь аенда шәһәр Мәдәният сараенда рус халык уенчыгы ясау буенча конкурс узды. Алда әле бик күп кызыклы бәйрәмнәр һәм проектлар көтә.