Казан метросының икенче линиясе станциясе интерьерларын булдыруга бәйге игълан ителде
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан метрополитенының икенче линиясе станциясе интерьерларының иң яхшы концепциясенә бәйге игълан ителде. «Конкурс 25 гыйнвардан 26 мартка кадәр дүрт этапта үткәрелә, гаризалар кабул итү 19 мартта төгәлләнәчәк», - диелә «Татинвестгражданпроект» хәбәрендә. Бәйгедә катнашучыларга метродагы дүрт станциянең (Академик Сахаров урамы, ТАССРның 100 еллыгы, 10нчы микрорайон, Юлиус Фучик урамы) иҗтимагый зонасы интерьерларының архитектура концепцияләрен булдырырга тәкъдим ителә. Станциянең һәм архитектура концепциясен булдырган өчен премия күләме – 500 мең сум. Бәйгедә катнашу өчен түбәндәге электрон адреска метроның дүрт станциясе буенча заявка һәм тәкъдим ителгән биремне җибәрергә кирәк: metro-tigp@mail.ru. Сораулар шулай ук 8(843)221-54-50 (техник бирем буенча) һәм 8(843)221-54-08 (заявка тутыру буенча) телефоннары аша да кабул ителә.