Татарстан фермерлары Фәннәр академиясе галимнәре хезмәтләрен гамәлдә куллана алачак
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Фермер һәм крестьян хуҗалыклары берлеге һәм Татарстан Фәннәр академиясе фәнни-техник хезмәттәшлек турында меморандум имзалады.
Документ ТР Фәннәр академиясендә Татарстанда фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган конференция барышында академия президенты Мәгъзүм Сәлахов, Фермер һәм крестьян хуҗалыклары берлеге җитәкчесе Камияр Байтемиров тарафыннан имзаланды.
«Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Фәннәр академиясе, югары уку йортларындагы фәнни эшләрне куллана алсын өчен бу меморандумны имзалыйбыз», — диде Камияр Байтемиров.
Фермер һәм крестьян хуҗалыклары берлеге рәисе практик галимнәрнең эшләре зур мәгънәгә ия булуны ассызыклады. «Кош гриппы белән килеп чыккан вакыйгалар вакытында күп кенә хуҗалыклар галимнәрнең хезмәтләрен гамәлдә куллана башлады», — диде ул.