Илһам Шакиров исемендәге премия 15 февральдә тапшырылачак
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе җырчының туган көнендә — 15 февральдә Татар дәүләт филармониясе залында тапшырылачак.
«Тантана ике өлештән торачак. Беренче өлешендә премияләрне тапшырсалар, икенчесендә — концерт булачак», — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.
«Татар-информ» алдарак хәбәр иткәнчә , «Вокал» номинациясендәге «Хатын-кыз тавышы» өчен премия профессиональ җырчы Резеда Галимовага билгеләнгән. Шул ук номинациядә «Ир-ат тавышы» премиясен Филүс Каһиров алачак. «Халыкчан җырчы» номинациясендә премия Флер Шакировка бирелә.