Мамадышта үзәк урамдагы бозлы тауны вакытлыча япканнар
![Мамадышта үзәк урамдагы бозлы тауны вакытлыча япканнар](https://tatar-inform.tatar/attachments/f1b2ca8d60eac906fc05992e714cb373b1992094/store/fill/780/440/47b4ed291e1019f86f9e2b495c74983598e9fd24ce121f4a896c58d14272/eef56db55ad74902e4212529.jpg)
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадышта «SunnуФЕСТ» креатив чаналар юбилей фестиваленә әзерлек дәвам итә. Бу атнада шәһәрнең үзәк урамында боз тавы вакытлыча ябылачак. Беренче чиратта, бозлы тауны бүгенге көннән ябарга кирәк. Аны фестивальгә әзерләргә, тиешенчә тәртипкә китерергә кирәк. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Тауны озынайту өчен карны «Мамадыш ЖКУ» ҖЧҖ китерәчәк. «Безнең бурыч — кар китерү һәм боз тавы бордюрларын озынайту. Без бу эшне башладык инде. Карны шәһәр урамнарыннан алып киләбез, шул ук вакытта җирле юлларны чистартабыз», — диделәр гомумрайон планеркасында. Быел «SunnуФЕСТ» фестивале 6 февральдә, 10.00 сәгатьтә башланачак.