Узган елда Татарстанда яман шешләрдән үлүчеләр саны кимегән
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган 2020 елда, 2019 ел белән чагыштырганда, Татарстанда яман шешләрдән үлүчеләр саны кимегән. «Онкология авырулары белән көрәш» проекты нигезендә, шешләрдән үлү очраклары санын киметергә омтылабыз. Эшкә сәләтле яшьтәге халык арасында яман шешләрдән үлүчеләрнең саны, 2019 ел белән чагыштырганда, 5,8 процентка кимүе күзәтелә», — диде Республика клиник онкологик диспансер баш табибы Илгиз Һидиятов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында. Ул яман шешләрнең үлем сәбәпләре арасында икенче урынны биләгәнен билгеләп узды. Илгиз Һидиятов башлангыч стадияләрдә рак ачыкланган авыруларның өлеше 61,1 процент тәшкил иткәнен әйтте. «Бер ел эчендә авырулар арасында үлем очраклары саны, узган ел белән чагыштырганда, 6,4 процентка кимеде һәм максат итеп куелган дәрәҗәгә — 23,3 процент ка җитте», — дип белдерде. «Яман шеш белән 5 ел һәм аннан да күбрәк вакыт исәптә торучы авырулар 59 процент тәшкил итте, бу 2020 елга максат итеп куелган күрсәткечтән югарырак», — дип әйтте баш табиб.