«Отряд Таганок» Дакка халыкара кинофестивалендә иң яхшы балалар фильмы дип танылды
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). «Отряд Таганок» фильмы Дакка 19 халыкара кинофестивалендә иң яхшы балалар фильмы дип танылды. Бу хакта социаль челтәрләрдә фильм режиссеры Айнур Әскәров язды. «Башинформ» хәбәр итүенчә, фестиваль Дакка шәһәрендә 2021 елның 16-24 гыйнварында узды. Фестивальне Rainbow Film Society оештырды, ул 1977 елдан бирле Бангладешта сәламәт кино мәдәниятен пропагандалау белән шөгыльләнә. Кинофестивальдә 73 илдән 226 фильм катнашты. Исегезгә төшерәбез, фильм башкорт әдәбияты классикасы Мостай Кәримнең повесте буенча төшерелгән һәм төрле кинофестивальләрдә бик күп бүләкләр яулады. «Отряд Таганок» фильмы Башкортстан һәм Татарстан кинотеатрларында 4 мартта тәкъдим ителәчәк.