Эксперт язын коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны ике тапкыр кимиячәген белдерде
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Яз урталарына коронавирус йоктыручылар саны һәм үлем-китем очраклары ике тапкыр кимергә мөмкин.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы Икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика һәм модельләштерү буенча эксперты Агаси Тавадянга сылтама белән хәбәр итә.
«Яз урталарында коронавирус йоктыручылар саны, шулай ук үлем-китем очраклары азаер, күрсәткечләр ике тапкыр кимер дип көтелә. Әмма алга таба, язын гадәти күренеш буларак, инфекция эләктергән кешеләр саны тагын артырга мөмкин», - дип белдерде Тавадян.
Аның сүзләренчә, вазгыятьнең тиздән яхшыруы ихтимал, әмма вакцинация вирус таралганга караганда акрынрак бара. Гомуми вакцинация инфекциянең яңадан таралуын булдырмас өчен кирәк.