"Татарны мыскыл итүчеләрне канун нигезендә хөкем итәргә кирәк"
![](https://gdb.rferl.org/5F51A952-C840-49DC-B960-FAB7B3977BB2_cx4_cy6_cw88_w800_h450.jpg)
Чаллыдан Мөнир Ситдыйков татарларны "чуаш-мөселманнар", "псевдотатарлар" дип атаган "Башкорт ыруы Ирәкте тарихы" китабы авторы Салават Хәмидуллинны мәхкәмәгә шикаять иткән. Ул аны җинаять җаваплылыгына тартуны һәм татар халкын кимсетүдән килгән рухи зыян өчен бер миллион сум түләтүне сорый.