НТР телеканалының милли бүлеге социаль челтәрдә үз сәхифәсен ачкан
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). НТР телеканалының милли бүлеге инстаграмда @ntr_tatarlife аккаунтын булдырган.
Әлеге биттә сез Түбән Кама тормышындагы яңалыклар, милли чаралар белән татар телендә танышып бара аласыз. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
«Без монда Түбән Кама тормышындагы мөһим вакыйлар, шәһәркүләмендә узучы милли чаралар урнаштырып барачакбыз. Кызыклы шәхесләр белән туры эфирлар да булыр. Социаль челтәрдәге биткә рәхим итегез!» — дип яза оештыручылар.