Татарстанда икътисади җинаятьләр саны арткан
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда, 2019 ел белән чагыштырганда, 2020 елда икътисади җинаятьләр саны арткан. Былтыр республикада 2527 ачыкланган. 2019 елда әлеге сан 2223 булган. «2020 елда Татарстанда 2527 икътисади җинаять ачыкланды. Аларның һәр дүртесе аеруча зур күләмдә кылынган. Узган ел икътисади куркынычсызлык бүлекчәләре хезмәткәрләре тарафыннан коррупция белән бәйле 1 меңнән артык җинаять кисәтелде», — дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның еллык коллегиясендә. Узган ел Татарстанда полиция хезмәткәрләренең ике йөз килограммга якын наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз әйләнештән алуын язган идек .