Рөстәм Миңнеханов «Имин шәһәр» комплексының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте
![Рөстәм Миңнеханов «Имин шәһәр» комплексының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте](https://tatar-inform.tatar/attachments/0ef44929f94eaee6e759c79b7ce1d730b861688c/store/crop_and_fill/32/203/1536/863/780/440/d701f555ca0816efaa383d6bf7081687c33608f245eac02b94dc4ef87ee0/view_7034279_4961343.jpg)
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнар иминлеген тәэмин итүдә «Имин шәһәр» аппарат комплексының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы үзенең нәтиҗәлелеген раслады. Видеокамералар ярдәмендә 2 меңгә якын җинаять, 6 меңгә якын административ хокук бозу ачыкланган. Видеокамераларны рациональ куллану максатыннан, аларны криминоген урыннарда урнаштырырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясендә. Татарстан Президенты сүзләренчә, җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны кимү тынычланырга сәбәп түгел. «Җәмәгать урыннарында гражданнарның иминлеген тәэмин итү җитди игътибар таләп итә. Кешеләр күпләп була торган урыннарда кылынган җинаятьләр саны кимү тынычланырга сәбәп түгел. Бу эштә хокук бозуларны профилактикалау системасын үстерергә, муниципаль хезмәткәрләрнең, волонтерларның, хокук саклау юнәлешендәге оешмаларның мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга кирәк», — диде ул.