Узган ел полиция законсыз әйләнештән ике йөз килограммга якын наркотик алган
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 2020 елда Татарстанда полиция хезмәткәрләре 200 килограммга якын наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз әйләнештән алган. «2020 елда Татарстан территориясендә наркотиклар белән бәйле 5037 җинаять ачыкланды. 1,8 мең кеше җаваплылыкка тартылды. Полиция хезмәткәрләре 200 килограммга якын наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз әйләнештән алды», — диде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның еллык коллегиясендә. Аның сүзләренчә, былтыр наркотиклар күчерү белән шөгыльләнгән 61 канал ябылган, аларның икесе халыкара масштабта эшләгән булган. Элегрәк «Татар-информ» Татарстандагы һәр оешкан җинаятьчел төркемнең контрольгә алыначагы турында язган иде .