Татарстанга коронавирустан вакцинаның зур партиясе кайтарыла
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанга Covid-19 коронавирусыннан вакцинаның чираттагы партиясе кайтарылачак.
«Партия хәзер юлда. Ул бүген килергә тиеш», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Төгәл доза турында хәбәр ителми, әмма партиянең шактый зур булачагы билгеле. Жаворонков аңлатканча, «Спутник V» препаратының яңа дозасы хәзер поликлиникада һәм хастаханәдә прививка ясатырга язылган кешеләргә җитәчәк.