Түбән Каманың Борок авылында башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексы ачылды
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Түбән Кама районының Борок авылында тантаналы рәвештә башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы булган күпфункцияле үзәк ачылды. Авыл халкы «Боровичок» дип атаган яңа бина 14 укучыга һәм 15 мәктәпкәчә яшьтәге балага исәпләнгән. Балалар бакчага 1 февральдән йөри алачак, ә мәктәп үз эшен 1 сентябрьдән башлаячак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Биредәге элеккеге мәктәп 1938 елда төзелгән булган һәм аны, артык искерү сәбәпле, 2014 елда япканнар. Авыл балалары Сухрау яки Түбән Камага йөреп укырга мәҗбүр булган. Авыл халкының күпсанлы мөрәҗәгатеннән соң, үзәк төзелешенә республика бюджетыннан 47 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Яңа бинада, мәктәп һәм балалар бакчасыннан тыш, универсаль спорт залы, китапханә бар. Ачылу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Тимур Гәрәев, район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Гыйниятуллин катнашты. «Мин бүген шундый үзенчәлекле объектны ачуда катнашуыма шатмын. Үзәк тышкы яктан гына түгел, ә эчтән дә — уңайлы, матур. Борок авылы балалары өчен мондый искиткеч урын булдыру бик шәп, хәзер алар уңайлы шартларда шөгыльләнә алачак», — диде Рамил Гыйниятуллин.