Кукмарада тәүлеклек тулаем савымны 400 тоннага җиткерү бурычы куелды
(Кукмара, 31 гыйнвар, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмарада семинар 2020 елда сөт саву буенча рекордлы күрсәткечләр өчен (тәүлеккә 300 тонна) районга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены бирелү белән башланып китте. Бу бүләк, бер яктан, зур дәрәҗә булса, икенчедән, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына тагын да зуррак бурыч һәм җаваплылык йөкләде.
«Президент Рөстәм Миңнеханов безгә 2022 елда тәүлеклек тулаем савымны 400 тоннага җиткерүне, ә 2025 елда көнгә 500 тонна сөт савуны бурыч итеп куйды. Үткән ел районда дүрт сөтчелек комплексы салына башлады, быел да әлеге төзелешләр дәвам итеп, аларга тагын дүртәү өстәләчәк. Әгәр шушы биналарны җиткезеп керә алсак, алга куелган максатларга ирешербез, дип ышанам», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.
Бүгенге көндә районда көндәлек тулаем савым 315 тоннаны тәшкил итә. Билгеле, бу күрсәткечләрдә Вахитов исемендәге, «Урал», «Рассвет» кебек хуҗалыкларның өлеше бәяләп бетергесез. Шушы көннәрдә Нәфыйк Хөсәинов җитәкләгән хуҗалыклар, тагын бер баскыч югарыга күтәрелеп, көндәлек савымны 101 тоннага җиткезә алды. Соңгы биш елда сөт җитештерү 193 процентка үскән.
Үрчем, терлекләрдән уртача көндәлек артым алу буенча да район республикада беренчелекне бирми. Бүгенге көндә хуҗалыкларда мал саны 35 меңнән артып китте. Шуның 13 меңнән күбрәге — савым сыерлар.