Югары Осланда актриса Асия Хәйруллинага багышланган күргәзмә ачылды
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Югары Ослан район үзәк китапханәсендә актриса Асия Хәйруллинаның (1921-2004) гасырлык юбилеена багышланган күргәзмә ачылды. Асия Хәсән кызы — Югары Ослан районында туып-үскән, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Китапханә хезмәткәрләре «Сәхнә остасы Асия Хәйруллина. Кызыл Байрак кызы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләгән. Бу хакта «Волжская новь» газетасы яза. Экспозиция кунаклары Асия Хәсән кызының тормышы һәм иҗаты турында материаллар белән таныша алачак. Актриса югары дәрәҗәдәге осталыкка һәм зур профессиональ тәҗрибәгә ия иде. Аның башкаруында күпсанлы төрле планлы рольләр уйналды, ә Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Жилкәнсезлэр» спектаклендә Рокыя роле өчен 1958 елда Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясенә лаек булды.