Казанда «Татмедиа» газеталарын метро станциясе янында сата башладылар
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Казанның «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында «Казанские ведомости» һәм «Шәһри Казан» газеталарын сату акциясе башланды. Әлеге газеталарны пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә 7-9, 17-19 сәгатьләрдә сатып алырга мөмкин.
«Минем төп хыялым – кешеләрнең газета-журналларны массакүләм төстә укуын күрү. Кемгәдер бу сәер тоелырга мөмкин, әмма кешеләр барыбер укый башлаячак. Әгәр хәтерләсәгез, моннан 10 ел элек паркларда беркем дә спорт белән шөгыльләнми иде. Хәзер исә аларның саны дистәләгән меңгә җитә. Газета-журналлар уку җәһәтеннән дә шул булачак. Бу – котылгысыз», - дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.