Сovid-19 белән авырган кешеләргә кайчан прививка ясатырга кирәклеге билгеле
![Сovid-19 белән авырган кешеләргә кайчан прививка ясатырга кирәклеге билгеле](https://tatar-inform.tatar/attachments/81bb389033159c3dc59f130bea6515fd1133c478/store/fill/780/440/2c02673f1dfccb5604f5b34278f5919f19d45e84ea88db4d147a34f06fa8/VVS_1779%5B1%5D%5B1%5D%5B1%5D.jpg)
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Пандемиянең беренче дулкынында җиңел формада коронавирус белән авыручыларның иммунитеты быелгы җәйгә кимиячәк. Димәк, аларга Covid-19дан прививка кирәк булачак. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Җәйгә, карантиннан соң бер елдан артык вакыт узгач, беренче дулкын булганда, җиңел формада яки симптомсыз чирләгән кешеләрдә иммунитет сизелерлек кимиячәк<…>», — дип кисәтте белгеч.
Шул рәвешле, былтыр җәен авырган пациентлар өчен быелгы җәйгә вакцинация беренче чиратта кирәк булачак», — дип ассызыклады табиб.