Сарман районының Җәлил бистәсе кызы районның иң яхшы әйдаманы булып танылды
(Сарман, 5 февраль, «Татар-информ», « Сарман »). Сарманнның Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Иң яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче ачыкланды. Әлеге бәйгедә районуың төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 15 укучысы катнашты.
Бәйге өч этаптан тора иде, аның беренчесендә әйдаманнар видеороликлар аша үзләре белән таныштырды. Икенче өлештә алар залда утыручыларга мастер-класслар күрсәтте. Өченче этапта иң яхшы әйдаман исеменә дәгъва кылучылар үзләре үткәрәчәк чараны хөкемдарларга тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Нәтиҗәдә бәйгенең җиңүчесе булып Җәлил гимназиясенең 11 А сыйныфы укучысы Альфира Гарипова танылды. Ул республикада район данын яклаячак.