Татарстанда өч мәктәптә биш сыйныф карантинга ябылды
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда салкын тию авыруы аркасында өч мәктәптә биш сыйныф карантинга ябылды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Казанның ике мәктәбендә дүрт сыйныф, бер сыйныф — Яр Чаллы мәктәбендә ябылган.
«Укучылар грипп һәм ОРВИ авырулары белән бәйле рәвештә вакытлыча изоляциягә җибәрелде», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Барлыгы 133 укучы карантинда.