Татарстанда коронавирустан тагын өч ир-ат вафат булды
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирус корбаны булды. «Covid-19дан 1943, 1944 һәм 1946 елларда туган өч ир-ат вафат булды», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Үлемнең сәбәбе патологик-анатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән.Аларда SARS-CoV-2 вирусы ачыкланган. Республикада инфекциядән барлыгы 288 кеше үлгән. Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирусның 84 очрагы ачыкланган.