«Наше время – Безнең заман» фестивале эшче яшьләр слёты үткәрә
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Казанда республиканың эшче яшьләре слёты үтә. Аны семинара-тренинг рәвешендә «Наше время — Безнең заман» фестивален оештыручылар үткәрә.
«Эшче яшьләр слёты „Наше время — Безнең заман“ фестиваленең потенциал катнашучылары — моңарчы безнең фестивальдә катнашмаган предприятие, оешма, учреждение хезмәткәрләрен чакыра», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.
Слёт 19-21 февральдә «Идел» яшьләр үзәгендә үтәчәк. Әлеге белем бирү чарасы «Наше время — Безнең заман» IX эшче яшьләрнең республика иҗат фестиваленә әзерлек максатларында оештырыла.
Семинар-тренинг программасына Россиянең танылган сәнгать осталарыннан лекцияләр циклы һәм практик дәресләр, мастер-класслар һәм тренинглар, эшлекле уеннар, түгәрәк өстәлләр, мәдәни программа. Шулай ук төрле елларда фестивальнең гран-приын алучылар белн дә иҗади очрашулар планлаштырыла.
Проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов әйтүенчә, семинар-тренинг түләүсез булачак. Хәзерге вакытта слётта катнашу өчен Татарстан Дәүләт Советыннан, УФСИНнан, Дәүләт архивыннан, «Татспиртпром» коллективларыннан гаризалар кергән.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый семинар-тренингларда катнашучылар фестивальгә әзер командалар булып килә — тәҗрибә шуны күрсәтә.
Оештыручылар белем бирү чарасының санитар-эпидемиологик таләпләрне күздә тотып оештырыласын ассызыклый.