Кама Тамагында Мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәге ачылачак
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Кама Тамагы районының Тенеш бистәсендә гражданнар җыелышында җирле халык Мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген булдыру белән кызыксынды, аларны үзәкнең бер өлеше җирлек кишәрлегендә урнашуы борчый. Тенеш бистәсендә яшәүчеләрне үзәкне төзегәннән соң бу кишәрлектәге бердәнбер комлыктан файдалана алу мөмкинлеге кызыксындыра. Шулай ук предприятиенең алга таба үсеше борчый. Бу хакта «Волжские зори» яза. Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов бу сорауларга җавап бирде. Муниципалитет җитәкчесе сүзләренчә, елгага юл һәркем өчен ачык булып калачак. Ул гына да түгел, территория төзекләндереләчәк, Иделгә төшү урыны уңайлы итеп ясалачак, причал яңартылачак, ял итү урыны барлыкка киләчәк. Предприятиенең алга таба үсеше буенча планга килгәндә, алар үзәкнең проектантлары белән бергә каралачак. Һәрхәлдә, бу мәсьәләләр килешеп хәл ителәчәк, диде район башлыгы.