Биектау хастаханәсе табибы коронавирустан дәвалауны камилләштерү турында сөйләде
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Биектау үзәк район хастаханәсендә Covid-19 коронавирусыннан методик тәкъдимнәрнең тугызынчы версиясе буенча дәвалыйлар. Инфекционист-табиб Елена Татаринова шул хакта сөйләде.
Табиб сүзләренчә, пандемия башында нигездә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр чир йоктыра иде, ә балалар һәм яшьләр авырмады. Моннан тыш, тулаем алганда, авыру җиңелрәк узды. Икенче дулкын вакытында кешеләр катырак авырый. Бу турыда «Высокогорские вести» газетасы яза.
«Без яшьрәк кешеләр, балалар авыруына игътибар итә башладык, еш кына авыруларның хәле кискенләшә башлады, нигездә — ике яклы пневмония», — дип уртаклашты Татаринов.
Шул ук вакытта табиб дәвалау алгоритмын камилләштерүгә игътибар итте. «Хәзерге вакытта без методик тәкъдимнең тугызынчы версиясен кулланабыз. Ягъни һәр ай саен диярлек ниндидер үзгәрешләр кертелә».
Биектау үзәк хастаханәсендә медицина һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре декабрьдә коронавирустан прививка ясатты. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук алар икенче дозага вакцина алды. Аларның барысы да үзләрен яхшы хис итә, тик ике кешенең генә температурасы бераз күтәрелгән.