Гамалея үзәге коронавирусның яңа штаммнарына каршы вакциналар ясауны тизләтәчәк
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге үзәгендә тизләтелгән режимда коронавирус инфекциясенең яңа штаммнарына каршы вакциналар булдыру юнәлешендә эшлиләр. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы үзәкнең директоры Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә. «Хәзерге вакытта институтта махсус технология әзерләнә, ул әлеге авыруны тудыручы бик тиз үзгәрә башлаган очракта нәтиҗәле вакцина препаратлары ясарга мөмкинлек бирергә тиеш», - диде Гинцбург «Россия 1» телеканалында Сергей Брилев катнашындагы «Вести в субботу» программасына биргән интервьюсында. Ул хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә үзәк «Спутник V» вакцинасының коронавирус инфекциясенең яңа штаммнарына (Бразилия, Көньяк Африка Республикасы һ.б.) карата нәтиҗәлелеген тикшерәчәк. Февраль башында галимнәрнең Россия территориясендә коронавирус инфекциясенең Бөекбритания, АКШ, Көньяк Африка Республикасы һәм Бразилиядә табылган штаммнарын тапмавы хакында хәбәр ителгән иде.