Быел татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада чит илләр өчен онлайн узачак
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел татар теле һәм татар әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада апрельдә узачак. «Укучылар 15 — 28 февральгә кадәр порталда теркәлеп, 12 мартта КФУ порталында дистанцион тест үтәргә тиеш була. Олимпиадада Татарстанда һәм Россия төбәкләреннән 8 — 11 сыйныф укучылары (татар теле укытыла торган мәктәпләр һәм якшәмбе мәктәпләре), татар филологиясе студентлары һәм филолог булмаган студентлар катнаша ала», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Гөлия Мусина. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан һәм Россия төбәкләреннән катнашып, финалга үткән укучылар Казанга киләчәк. «Чит илләрдән катнашучылар онлайн форматта сынау үтәчәк», — дип сөйләде ул. «Йомгаклау һәм бүләкләү этапларын апрель ахырында үткәрергә ниятлибез. Барлыгы өч Гран-при иясе ачыкланачак: Татарстан, Россия төбәгеннән һәм чит илдән. Татарстаннан — республика олимпиадасында җиңгән балалар, Россиядән төбәкара олимпиадада җиңгән балалар катнаша. Студентлар онлайн-тест үтәчәк һәм тел галимнәре белән белемнәрен тикшерәчәкбез.Чит ил катнашучылары белән дә шулай ук», — диде Гөлия Мусина. Олимпиаданың нигезләмәсе белән шушы сылтамадан танышырга була.