Рөстәм Миңнеханов Алексей Лященко белән ислам банкингын үстерү турында сөйләште
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Алексей Лященко белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Очрашуда партнерлык (ислам) банкингын үстерү һәм ислам финанславы инструментларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар», — диелә хәбәрдә.
Алексей Лященко Дәүләт Думасы депутаты итеп 2016 елда сайланган, ул финанс базары буенча комитетка керә.
Очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, кайбер финанс оешмалары вәкилләре катнашты.