Эксперт: Пандемиянең өченче дулкыны булган очракта да Татарстанда эшсезлек кимиячәк
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Пандемиянең өченче дулкыны булган очракта да, Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимиячәк. «Татар-информ» агентлыгына бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова әйтте. «Пандемиянең өченче дулкыны булган очракта хезмәт базарында нәрсә булырга мөмкин? Әйтүе кыен. Бүген күпләп вакцинация ясала, билгеле бер иммунитет эшләнә. Пандемиянең өченче дулкыны булса да, ул икътисадның теге яки бу секторларын локдаунга китермәячәк дип өметләнәбез. Фаразлар буенча, эшсезлек кимү тенденциясе якындагы арада күзәтеләчәк», - диде ул. Спикер шулай ук узган елның сентябреннән төбәктә теркәлгән эшсезләр саны кимүнең тотрыклы тенденциясе күзәтелүен билгеләп үтте. Бу республикада «эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру буенча төгәл, максатчан эш» алып барылуы белән бәйле. Узган ел Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан 63 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган, бу 2019 ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк.