Митинг үткәрелү сәбәпле, Казан циркы бер тамашасын кичектерде
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Митинг сәбәпле, Казан циркында тамашаларның берсен кичектерделәр. «Митинг үткәрелү сәбәпле, территориягә керү юллары чикләнгән, шуңа тамашаны кичектерергә туры килде», — диде цирк вәкиле «Татар-информ» хәбәрчесенә. Цирк вәкиле тамаша кичектерелү сәбәпле, гафу үтенде һәм билет акчасын алган урында (кассада яки цирк сайтында) кире кайтару мөмкинлеген аңлатты. Билгеле булганча, Казанда Үзәк стадион янында алдан килешеп үткәрелгән митинг узу сәбәпле, транспорт хәрәкәте һәм парковка чикләнгән. Циркта «Шоу слонов и магия цирка» тамашасы булырга тиеш иде. Программада акробат, эквилибрист, һава гимнасты, шулай ук фил, дөя, пони, попугай һәм этләр катнаша. Программа 29 гыйнварда тәкъдим ителә башлады.