Татарстанда М7 трассасында ике фура авариягә очраган
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген М7 трассасында Казансу елгасы күперендә ике фура авариягә очраган.
Бер фура юлның бер ягында, икенчесе икенче якта туктап калган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үзхәбәрчесе сөйләде.
Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авария шартлары билгеләнә.