Татарстанда яшәүченең машинасына ут капкан
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче машинасын кабызмакчы булган, ә ул яна башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр Автомобиль януы турында сак хезмәтенең 101 номерына хәбәр иткәннәр. Бу хәл бүген иртән Минзәлә районының Кадрәк авылында, Киров урамында булган. Биредә яшәүче автомобилен кабызырга тырышкан, шуннан машинага ут капкан. Янгын сүндерүчеләр 1 кв.метр мәйданга зыян китергән янгынны сүндергән. Янгында зыян күрүчеләр юк. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын автомобильнең механизмы һәм узеллары төзек булмау сәбәпле чыккан булырга мөмкин.