Татарстанда коронавирустан 72 меңгә якын кеше прививка ясаткан
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 72 меңгә якын кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан.
«Барлыгы 71 838 кешегә (бер тәүлектә 591 кешегә арткан) вакцина ясалган», — диелгән Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Республикада яшәүче 13 615 кешегә вакцинаның икенче компоненты ясалган.