Шәйхразиев Татарстан Президенты исеменнән Ватанны саклаучыларны бәйрәм белән котлады
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән барысын да истәлекле көн белән котлады. «Хөрмәтле хезмәттәшләр, бәйрәм белән! Чикләрне саклау, ветераннарга хөрмәт күрсәтү, алар үрнәгендә үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү — бу безнең илебезнең көчле ягы булды. Әлбәттә, һәр чорда һәр ел саен дәүләт чикләрен сакларга туры килде. Һәм һәрберебез аңлый, без саклаучыларны хөрмәтлибез һәм рәхмәт белдерәбез», — диде сәхнәдән Васил Шәйхразиев. Ул искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә якынча 27 миллион кеше гомере өзелгән. Һәлак булучылар арасында Татарстаннан 350 меңнән артык кеше бар. Бу сугышка киткән республика кешеләренең яртысыннан күбрәген тәшкил итә. «Безнең бүгенге бурычыбыз — бөек батырлыкны истә тоту, аның турында истәлекне буыннан-буынга тапшыру. Һәм без бүгенге көндә үз гомере белән тыныч тормыш бүләк итүдә катнашкан кешеләр алдында баш иябез. Без онытмаячакбыз һәм хөрмәт итәчәкбез. Бу безнең бурыч», — диде вице-премьер.