Ирада Әюпова: Татарстан Фотографлары берлегенә аерым бина бирү мөмкин эш түгел
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Фотографлары берлеге өчен аерым бина булмаячагын әйтте. «Аерым бина бирә алмыйбыз, бездә андый мөмкинлек юк. Ул бит кыйммәткә чыга. Булганны кулланырга өйрәнегез. Бу проект булып кына да калырга мөмкин», — диде министрлыкта түгәрәк өстәлдә. Министр башка берлекләрдә дә Фотографлар берлеге әгъзаларына хезмәт хакы түләнмәвен әйтте. Аларның шулай ук проект принцибы буенча финанслануын искәртте. «Бездә мәйданчыклар шулкадәр күп, нигә әле аерым фотокүргәзмә эшләргә? Кешеләрне хәзер хәтта музейларга да җыю авыр. Барысы да интернетта бар, ачык файдаланырга була. Халыкны фотолар карарга чакыру авыр», — диде ул. Ирада Әюпова фотография сәнгатен өйрәтә алырлык лекторлар кирәклеген искәртте. «Мин бишкуллап риза, әмма моны мәдәният сарайлары мәйданчыкларында да эшләргә мөмкин. Без мәйданчыклар бирергә әзер», — дип җаваплады мәдәният министры.