Рөстәм Миңнеханов венчур проектлары турында: Инвестицияләр, инвесторлар кирәк
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать һәм индустриаль мәйданчыкларны инвесторларны җәлеп итү һәм масштаблы форумнар уздыру өчен активрак кулланырга өндәде. Бу хакта ул Россия венчур форумының пленар сессиясендә белдерде.
Республика җитәкчесе форумның коронавирус пандемиясе вакытында беренче зур чара икәнлеген, аны чит ил кунаклары катнашында уздырырга мөмкин булуын искәртте.
«Мондый форматта эшләү — ул башка атмосфера, без аралашуларны сагындык. Барлык көнбатыш партнерларыбыз да килә алмады, әмма килгән кешеләр безнең өчен бик мөһим. Без тагын да киңәйдек. Бездә мондый форумнар үткәрү өчен яхшы мәйданчыклар бар. Мин аеруча форум күргәзмәсен билгеләп үтәсем килә. Анда 300дән артык проект бар һәм аларның һәркайсы кызыклы», — диде ул.
Ул күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләнмәләргә ярдәм кирәклеген әйтте. «Бүген үсеш институтларын реформалаштыру бара. Әгәр кемдер „алар эшләмәде“, дип әйтергә тели икән, бу дөрес түгел. Мөгаен, без эшләп җиткермәгәнбездер. Могҗизалар булмый — эшләнмәләр тормышка ашсын өчен. акча кирәк, инвесторлар кирәк. Шуңа күрә мин яңа конфигурациядә үсеш институтлары нәтиҗәлерәк эшләячәгенә ышанам», — дип аңлатты Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов республикада бик күп сәнәгать мәйданчыклары булдырылганлыгын, аларны мондый чараларны уздыруда куллану мөһимлеген искәртте.
«Иннополис — уенчык түгел ул, ә IT-укыту өчен менә дигән үзәк. Булганны саклап калырга һәм алга барырга кирәк. Иң мөһиме — кешеләр. Югары уку йортлары белән активрак эшләргә кирәк. Бездә WorldSkills мәйданчыгы бушаячак, без аны уку йортларына тәкъдим итәргә әзер. Төбәк, федераль үзәк ярдәменнән башка бу мөмкин түгел. Безгә тагын да тизрәк алга атларга кирәк. Бездә белемле, әзерлекле кешеләр күп, алдынгы, дөньякүләм фәнни үзәкләр белән яхшы элемтәләр бар. Болар барысы да үз нәтиҗәләрен бирә», — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Россия венчур форумы — иң яхшы технологик компанияләр һәм инвесторлар арасында Россия венчур индустриясенең үзәк вакыйгасы ул. Чара ике төп өлештән тора — тармак конференциясе һәм StartupExpo — технологик командалар проектлары күргәзмәсе.