Уфада Башкортстан композиторлары берлегенең 80 еллыгы уңаеннан музыка фестивале уза
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан композиторлары берлегенең 80 еллыгы уңаеннан 14-16 апрель көннәрендә музыка фестивале узачак. Фестивальдә төрле буын башкорт композиторларының әсәрләре яңгыраячак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Башкортстан Республикасы Композиторлар берлеге-республика композиторларын һәм музыка белгечләрен берләштерә торган төбәк иҗтимагый оешмасы.