Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова Россия чемпионатының көмеш призеры булды
![Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова Россия чемпионатының көмеш призеры булды](https://tatar-inform.tatar/attachments/8ef9cc2e63f057dfddece171a06da3ab1e237d2e/store/fill/780/440/3ffa29212e49e15c29793f83016f47bda1a141d2b2697cb3fc2306e66676/5b_DvrhcuRg.jpg)
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Татарстан чаңгычылары җыелма командасы Төмәндә Россия чемпионатында хатын-кызлар арасында 4-5 км эстафетада көмеш медаль яулады. Татарстанлыларның иң көчле составы (Христина Мацокина, Алия Иксанова, Анна Нечаевская, Анастасия Доценко) Төмән өлкәсе командасына гына оттырды, ул чемпион булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. «Нефтехимик» спорт клубы вәкиле, халыкара класслы спорт мастеры Алия Иксанова эстафетаның икенче этабында классик стильдә узышты.